«Ел гаиләсе – 2025»

29 нчы апрельдә «Инженер-технология лицее» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесендә «Ел гаиләсе – 2025» муниципаль бәйгесе узды. Бәйгедә шәһәрнең төрле мәктәпләреннән килгән дүрт гаилә катнашты. Һәр гаилә үз традицияләре, гореф-гадәтләре белән таныштырды һәм зирәклектә, осталыкта көч сынашты. Сәхнә түрендә башкарылган күңелле җырлар, дәртле биюләр тамашачыларны таң калдырды. Чыгышлар хөрмәтле жюри әгъзалары тарафыннан югары бәяләнде.

Жюрилар арасында А.С.  Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең әйдәп баручысы китапханәчесе Шарипова Гүзәл дә бар иде.