II Республика бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү

   24 апрельдә 34 нче “Салават күпере” балалар бакчасы базасында “Барча кошның да үзенчә сайравы бар, шигыре бар”II республика конкурсының йомгаклау этабы узды. Бәйге бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 139 еллыгына, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына, Ватанны саклаучылар елына багышланды. А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең әйдәп баручы китапханәчесе Шарипова Гүзәл бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләүдә катнашты.

    Конкурста Алабуга, Әлмәт, Лениногорск, Кукмара, Менделеевск, Минзәлә, Теләче һәм Балтач районнарыннан барлык типтагы һәм төрдәге мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең педагогик хезмәткәрләре катнашты. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.