“Барча кошның да үзенчә сайравы бар, шигыре бар” II республикакүләм бәйгесенең жюри утырышы

     17 нче апрельдә Алабуганың А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең әйдәп баручы  китапханәчесе Шарипова Гүзәл “Барча кошның да үзенчә сайравы бар, шигыре бар” исемле II республикакүләм конкурсының читтән торып уку этабында жюри әгъзасы буларак катнашты. Бәйге Габдулла Тукайның 139 еллыгына, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына, Ватанны саклаучылар елына багышланды. Ул шәһәрнең 34нче “Салават күпере” балалар бакчасында узды.