“Исәнме, китап!”

Ел саен 2нче апрельдә, бөек язучы-әкиятче Ганс Христиан Андерсенның туган көнендә, Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелә. Бәйрәмнең максаты — китап укуга мәхәббәт уяту. Ул 1967 елдан, немец язучысы Йелла Лепман инициативасы белән, Балалар китабы буенча халыкара совет карары нигезендә уздырыла башлый.

Ике елга бер тапкыр әлеге совет балалар әдәбиятына зур өлеш керткән әдипләрне һәм рәссам-иллюстраторларны Ганс Христиан Андерсен исемендәге халыкара премия белән бүләкли.

Татар язучылары арасында әлеге премиягә лаек булган язучылар – Шәүкәт Галиев (1982), Роберт Миңнуллин (1994), Рафаил Газизов (2006), Ленар Шәех (2022).

Шул уңайдан, Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге “Исәнме, китап!” дип аталган китап күргәзмәсе янында әдәби табышмаклар әйтү үткәрде.