Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге

   1958 елның 10 нчы апрелендә ТАССРның министрлар советы тарафыннан Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе бирү турында карарга кул куела. Анда бу бүләк эчтәлеге һәм сәнгатьчә эшләнеше ягыннан иң яхшы булган әдәбият, рәсем, музыка әсәрләренә, театр һәм концерт оешмаларында башкару сәнгате өчен зур уңышлар өчен, шулай ук архитектура өлкәсендәге оригиналь һәм экономияле әсәрләр өчен бирелә дип язылган.  Беренче премиягә Әхмәт Фәйзинең “Тукай” романы лаек була.

   Татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге 2025 елгы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидатлар белән  танышу уздырды. Язучылар арасыннан Рафис Корбан,Раниф Шәрипов, Мансур Гыйләҗев әлеге бүләккә дәгъвә кыла. Студентлар кандидатларның әсәрләре белән якыннан таныштылар.