“Күп милләтлелек – безнең байлык”
А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәдә Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкиллеге утырышы узды. Хокук саклау структуралары һәм Ассамблеяның милли-мәдәни иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре катнашында Татарстан Республикасы территориясендә агымдагы миграция мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, милләтара мөнәсәбәтләрне үстерү һәм ныгыту мәсьәләләренә кагылдылар.
Әлеге чарага татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге “Күп милләтлелек – безнең байлык” исемле бай эчтәлекле китап күргәзмәсе оештырды.