«Туфан Миңнуллин калдырган эз»
20 нче мартта А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчеләре Халыкара театр көне һәм драматург Туфан Миңнуллинның 90 еллыгы уңаеннан әдәби кичә уздырды. Әлеге кичәдә «Адымнар-Алабуга» күптелле белем бирү комплексында укучы бишенче сыйныф укучылары катнашты. Укучылар татар халкы өчен күп көч куйган драматург Туфан аганың тормыш юлы, бай иҗат мирасы, басма китаплары белән танышты. Аннары китапханәчеләр «Авыл эте Акбай» видеофильмын күрсәтте. Балалар өчен күңелле, маҗаралы әкиятнең авторы Туфан Миңнуллин. Камал театрының махсус нәни тамашачылар өчен куелган «Авыл эте Акбай» музыкаль спектакле мәктәп укучыларына аеруча ошады.