“Нәүрүз котлы булсын!”

      Нәүрүз – төрки һәм фарсы телле халыкларның бик борынгыдан килгән бәйрәме. Ул 21 мартта көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килә.  Шул уңайдан татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге “Нәүрүз котлы булсын!” исемле фольклор сәгате уздырды.  Китапханәче укучыларга әлеге бәйрәмнең килеп чыгышы турында сөйләде, Нәүрүз турында кызыклы 10 факт белән таныштырды, ә аннары бергәләп кызыклы биремнәр башкардылар.