“Беркем дә, берни дә онытылмый”
12 мартта татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә Ватанны саклаучылар елына, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Беркем дә, берни дә онытылмый” дип исемләнгән викторина һәм китап күргәзмәсенә күзәтү узды. Китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китаплар кырыс сугыш чоры вакыйгаларын ачып бирәләр, үз көчләрен һәм гомерләрен кызганмыйча, каты сугышларда дошманга каршы аяусыз көрәшкән, Ватан азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калган батырлар турында сөйлиләр. Әлеге чарада Алабуга медицина көллияте студентлары катнашты.