“Һәр шагыйрьнең үз бизәге”

   Рашат Мияссәр улы Низамиев – татар язучысы, журналист, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе. Казан дәүләт университетында укый, аннары Олы Битаман урта мәктәбендә укыта. Рашат Низамиев мәктәп елларында яза башлый. 1980 елда аның «Йолдызлы яңгыр» исемле беренче шигъри китабы дөнья күрә. Әдипнең иң әһәмиятле әсәрләреннән берсе-күренекле татар композиторының тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган «Фәрит Яруллин» роман-хроникасы. 7 нче мартта А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган якны өйрәнү әдәбияты бүлегендә татар язучысы, шагыйре, публицисты Рашат Низамиевның милли әдәбиятын һәм иҗатын яктырткан китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә язучының тормышы һәм иҗаты турында материаллар, аның әсәрләре, шигырьләре тәкъдим ителде.