Иҗатчылар очрашуы

    19 нчы февральдә А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә “Чулман” әдәби-музыкаль берләшмәсе әгъзалары чираттагы утырышка җыелды. Алар февраль аеның соңгы атнасында оештырылачак әдәби чаралар турында фикер алыштылар, Равил Шибаевның шигырьләрен тикшереп, киңәшләрен бирделәр. "Татнефть" оештырган "Лица Победы" әдәби бәйгесендә катнашу турында сөйләштеләр. Киләсе утырышта калган шагыйрәнең шигырләрен тикшерәчәкләре турында әйттеләр.