Киләчәгем өчен мәңге кирәк телем!
21 нче февраль – Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең Пушкин залында “Киләчәгем өчен мәңге кирәк телем!” дип исемләгән танып белү сәгате узды. Кичәнең беренче өлешендә татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчеләре бәйрәмнең тарихы, аның ни өчен билгеләп үтелүе, туган телебезне сакларга кирәклеге турында сөйләделәр. Икенче өлешендә “Минем Татарстан” дигән интеллектуаль уен уздырдылар. 2 нче гимназиянең сигенче сыйныйф укучылары ике командага бүленеп, үзләренең белемнәрен тикшерделәр һәм “Теле барның – иле бар” исемле бай эчтәлекле китап күргәзмәсе белән таныштылар. Чара күтәренке рухта үтте.