«Җырларымны минем сагынырсыз»

  14 февральдә татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге халкыбызның мәшһүр җырчысы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакировның 90 еллыгына багышланган  биографик сәгать  уздырды. Китап укучылар татар җыр сәнгатендә иң күренекле, иң атаклы, үз җырлау манерасы, үз мәктәбе, үз юлы булган җырчы И. Шакировка багышланган китаплар белән таныштылар. Аның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат алдылар.