"Геройлар безнең арада"

11 февральдә Ватанны саклаучылар елы кысаларында татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә "Геройлар безнең арада" исемле батырлык сәгате узды. Китап укучылар махсус хәрби операциядә катнашкан геройларыбыз белән танышты, аларның батырлыклары турында мәгълүмат алды.

Шулай ук безнең бүлектә ел дәвамында китап күргәзмәсе эшләячәк. Тәкъдим ителгән китаплар илнең үткәненә тарихи экскурсия ясарга, Россия гаскәрләренең ватан тарихында хәлиткеч роль уйнаган данлы җиңүләре турында белергә ярдәм итәчәк.