"Туган җиребезнең данлы символы"

     Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт гербы көне билгеләп үтелә. Ул Татарстан Республикасының Югары Советы Карары белән 1992 елның 7 февралендә расланган.
Татарстанның дәүләт флагы төсләрендә эшләнгән гербның һәрбер элементы тирән мәгънәгә ия һәм ныклыкны, какшамас бердәмлекне, яңарыш көчен гәүдәләндерә.
Бу истәлекле көндә тынычлык, игелек һәм Татарстан Гербы чагылдыра торган барлык изге теләкләрне кабул итегез!