Гыйнвар аеның газет-журналлары
Хөрмәтле укучылар, татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегенә яңа газета-журналлар кайтты. Яңа саннарда сез яраткан авторларның шигырьләре, хикәяләре, кызыклы вакыйгалар, романтик тарихлар, төрле рецептлар, сәламәт яшәү рәвеше буенча психолог киңәшләре һәм башка кызыклы мәгълүмат белән таныша аласыз. Республикабызда чыга торган газета-журналларның саны елдан-ел арта бара. Алар күбесе төсле, полиграфик яктан югары сыйфатлы итеп басылган: «Татарстан», «Сәхнә», «Идел», «Сөембикә», «Казан утлары», «Мәйдан», «Ялкын», «Чаян», «Салават күпере» һ.б.
Сезне китапханәдә көтеп калабыз, рәхим итегез!