Таҗи Гыйззәт турында замандашлары

      1920 елларда Татар дәүләт театры спектакльләрендә музыка киң урын алды. Бу хәл исә татар музыка культурасын үстерүдә зур роль уйнады. Чөнки музыкаль спектакльләр тирәсендә җырчылар, музыкантлар туплана барды, музыкаль драма әсәрләре басыла башлады.  Шундый яңа жанрларның берсе Таҗи Гыйззәтнең 1928 елда куелган «Наемщик» драмасы булды. Бу әсәр Т. Гыйззәтнең үткен каләмле һәм тирән фикерле драматург булып җитлегүен расласа, икенчедән, С. Сәйдәшевнең киң диапазонлы талант иясе булуын күрсәтте. Һәм шушы спектакльдән соң инде Таҗи Гыйззәт белән Салих Сәйдәшевнең иҗат дуслыклары егерме биш ел буе, гомерләренең ахыр көннәренә кадәр дәвам итте. (Хәким Сәлимҗанов)