«Мәңге яшь гәҗит»

2025 елның 22 гыйнварында «Татарстан яшьләре» газетасының чыга башлауга 105 ел. Шул уңайдан А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге «Мәңге яшь гәҗит» исеме астында газет битләренә сәяхәт уздырды.

    Газета тормышы – ил тормышыннан аерылгысыз, шуңа күрә ул барлык яңалыкларны чагылдырып бара. Газетаның рубрикаларына игътибар итсәк, тематиканың бик киң икәнлеген күрәбез. «Җиде көн», «Юмор-сатира», «Хәтер-хатир», «Яшәеш», «Көн кадагы», «Сердәш», «Тормыш дулкыннары». Шушы рубрикаларны укучыларыбыз бик кызыксынып карады.