Азат Аббасовның тууына – 100 ел
19 гыйнварда СССРның халык артисты, танылган опера җырчысы Азат Аббасов туган. Ни кызганыч, бүген аны хәтерләүчеләр һаман саен сирәгәя. Аның белән бергә татар сәнгатенең затлы сәхифәләре онытыла һәм татар дөньясын очсыз эстрада били бара. Яңа килгән буыннар, милли музыка сәнгате бигрәк ярлы икән, дип уйларга мөмкин. Шуңа күрә без Азат Аббасов кебек шәхесләребезне һәрдаим искә төшерергә бурычлы.
СССРның халык артисты дәрәҗәсенә ирешкән бу җырчыбыз турында ниләр беләбез соң? Аның Алабугада туганы билгеле. Башта
авиация техникумын тәмамлап, ул заводта эшли. Аннары гаилә дуслары – композитор
Салих Сәйдәшевнең киңәшен тотып, җырчы булырга укый: Мәскәүнең үзендә! 1950 елда Мәскәү консерваториясен тәмамлап кайткач, 1990 елларга кадәр Татар дәүләт опера һәм балет театрында эшли.
Тулырак: madanizhomga.ru/news/shhes...