«Акыллылык бәласе» турында кызыклы 6 факт

Татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә А. С. Грибоедовның «Акыллылык бәласе» исемле китабы (Г. Шамуков тәрҗемәсе, Татгосиздат, 1953) бар.

  1. A. С. Грибоедовның шигырь белән язылган «Акыллылык бәласе» комедиясе рус классик әдәбиятының иң данлыклы һәм чын-чыннан халыкчан әсәрләреннән берсе.
  2. Бу комедия 1825 елдагы декабристлар восстаниесе алдыннан гына язылып бетә. Аны шул чорның алдынгы рус җәмәгатьчелеге чын күңелдән алкышлап каршылый, патша ялчылары котырынып эзәрлекләгән шартларда да ул кулдан кулга күчерелеп укыла һәм ирекле фикер оешуга бик нык ярдәм итә.
  3. B. Г. Белинский бик хаклы рәвештә «Акыллылык бәласе» комедиясен Пушкин һәм Лермонтов иҗатлары белән янәшә куйган һәм аны сүзнең киң мәгънәсендә «рус чынбарлыгын шигъри сурәтләүнең беренче үрнәге» дип бәяләгән.
  4. А. С. Грибоедов биредә үзе шул заманда күзәткән иҗтимагый-тарихи конфликтны чагылдыра, дөньяга ике төрле карашның, ике идеологиянең, ике төрле тормыш укладының, ике буынның көрәшен күрсәтә.
  5. Замандашлары Габдулла Тукай белән Галиәсгар Камалның «Акыллылык бәласе» комедиясен яратып һәм дулкынланып укыганнарын һәм татар теленә тәрҗемә итү турында уйлауларын раслыйлар.
  6. «Акыллылык бәласе» -кебек бөек әсәрнең татар телендә тәрҗемәсе чыгуы шатлыклы факт, ул рус классикларын татар теленә тәрҗемә итү кебек мактаулы эштә безнең мөмкинлекләребез зур икәнлеген күрсәтә.