«Әдәбиятыбызның ак йөзе»

    15 нче гыйнварда татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә шагыйрь Шәйхи Маннурның тууына 120 ел тулу уңаеннан «Әдәбиятыбызның ак йөзе» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате узды. Китапханәче мәдәният һәм сәнгать  көллияте студентларына  шагыйрь һәм прозаикның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде, аның китаплары белән таныштырды.

   Татар һәм туган як әдәбияты бүлегендә Ш. Маннурның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган китап күргәзмәсе эшли. Сезне күргәзмәгә чакырып калабыз.