«Иҗади учак җылысы»

2025 елның 12 гыйнварында Түбән Кама шәһәренең Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә «Иҗади учак җылысы» дип исемләнгән шагыйрь, язучылар очрашуы узды. Иҗатчылар Яр Чаллы, Алабуга, Кама Аланы бистәсе, Мөслим, Минзәлә, Чистай шәһәрләреннән килгәннәр иде. Очрашуны Рәсимә Набиуллина җитәкчелегендәге «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары, китапханә хезмәткәрләре оештырды.

“Иҗади учак җылысы” әдәби мәйданы әлеге берләшмә язучыларының тормышчан әсәрләре, моңлы җырлары, шигырьләре белән үрелеп барды.

Махсус хәрби операция зонасына 25 мәртәбә барып, андагы барлык авырлыкларны үз күзләре белән күргән Мөслим егете Рузил Минһаҗев үзенең яшьләрдән генә торган төркеме белән чыгыш ясап, һәркемнең күңел кылларына кагылды, яшәү гаме, тормыш кыйммәтләре турында уйланырга мәҗбүр итте.

Шундый очрашулар дәвамлы булсын!