"Җәүдәт Фәйзи - композитор, әдип, фольклор белгече"
2025 нче елның 4 нче гыйнварында күренекле татар композиторы, халык авыз иҗатын туплаучы, РСФСР ның һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге премия лауреаты Җәүдәт Фәйзинең (1910-1973) тууына 115 ел тулды. Шул уңайдан, без китапханәчеләр, сезгә викторина сораулары әзерләдек.
1.Җәүдәт Фәйзи кайда туган?
-Казанда
-Оренбургта
-Алабугада
2.Җ.Фәйзинең музыка белән мавыгып китүенә кемнәр йогынты ясый?
-Р.Яхин
-А.Ключарев һәм Сәйдәшев
-З. Яруллин
3. Композитор нинди жанрны югары дәрәҗәгә күтәргән?
-җыр
- драма
- комедия
4. 1932 елда Казан дәүләт университетының нинди факультетын тәмамлый?
- икътисад
- тарих
- юридик
5.Һ.Такташны искә алу кичәсендә беренче тапкыр яңгыраган җыр?
- “Казан кызы”
- “Авыл кызы”
- “Урман кызы”
6. Җ.Фәйзи кемнең шигырьләренә балалар өчен җырлар яза?
- М.Җәлил
- Һ.Такташ
- Г.Тукай