«Ай китабы» муниципаль әдәби проект
#130Гыйззәт_Алабуга #130Гиззат_Елабуга
А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге күренекле драматург Таҗи Гыйззәтнең юбилеена багышланган «Ай китабы» муниципаль әдәби проектын башлап җибәрде. Проект 12 ай дәвам итәчәк. Һәр ай саен укучылар драматург әсәрләре белән танышачак.
Гыйнвар аенда укучыларга Т.Гыйззәтнең «Наемщик» пьесасы тәкъдим ителә. Тулырак мәгълүматны сез китапханәдә ала аласыз.