Әдәби марафон – 2025

  Әдәби марафончы -  проектның ВКонтакте социаль челтәрендәге рәсми берләшмәсендә (https://vk.com/adabimarathon) әдәби марафонда катнашырга теләк белдереп гариза калдырган һәм әдәби марафон барышында татарча матур әдәбият (китап-журналлар) укыган һәм алардан мәгънәле, эчтәлекле, мөһим өзекләрне үз аккаунтында урнаштырып баручы. Әдәби марафонда 19 яисә 20 көн дәвамында өзлексез катнашкан онлайн кулланучы - әдәби марафон финалисты, ә 21 көн дәвамында катнашучы - әдәби марафон җиңүчесе була. 

      Сезне дә Әдәби марафонда катнашырга чакырабыз.