«Яңа татар пьесасы-2024» лауреатлары билгеле!

I премия «Галәмне гизгән татар» пьесасы өчен Артур Ибраһимовка тапшырылды.

II премия «Җилләр тулы җилкәннәрем» пьесасы өчен Артур Шәйдуллинга тапшырылды.

III премиягә «Дүрт ябалак» төнге клубы» пьесасы өчен Салават Юзеев ия булды.

Якташыбыз Артур Шәйдуллинны чын күңелдән җиңүе белән котлыйбыз. Без Сезнең белән горурланабыз. Алга таба да яңадан-яңа уңышларга ирешергә язсын сезгә.