«Әдәбиятыбыз аксакалы»
17 декабрьдә А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханең Пушкин залында мәшһүр әдип һәм галим Нәкый Исәнбәтнең тууына 125 ел тулу уңаеннан фольклор сәгате узды. Әлеге чарада КФУның Алабуга институты филология һәм тарих факультетында белем алучы икенче курс студентлар катнашты.
Татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчеләре зур талант иясе, Татарстанның халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә ия булган Нәкый Исәнбәтнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде, китап күргәзмәсе белән таныштырды. Студентлар Нәкый аганың шигырьләрен һәм җырларын тыңладылар.
Фольклор сәгатенең икенче өлеше «Татар халык мәкальләре»нә багышланган иде. Ярыш дүрт өлештән торды. Студентлар ата-ана, тел-сүз, уку-язу, авыз иҗатына багышланган мәкальләр буенча биремнәр үтәделәр, белемнәрен тикшерделәр.