"Дуслык күпере"

     8 нче декабрь көнне Татарстан Язучылар берлегенең, Яр Чаллы төбәк язучылар берлегенә караган, Чаллы «Ләйсән», Түбән Кама «Кама таңнары» әдәби берләшмәләре Алабуга шәһәрендә һәм районында яшәп иҗат итүче «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмә каләм ияләре белән “Дуслык күпере” дип аталган әдәби-музыкаль кичәдә очраштылар. Очрашу Алабуга шәһәренең А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәдә узды. Берләшмә әгъзалары түгәрәк өстәл артында үзләренең эш тәҗрибәләре, эшләү алымнары, иҗат җимешләре белән уртаклаштылар. Яр Чаллы төбәк язучылар берлеге җитәкчесе Факил Сафин әлеге башлангыч проектны бик хуплап каршы алды һәм үзе дә безнең арада булып, киңәш-фикерләре белән уртаклашты.