"Былбыллы бакча"
1 декабрь көнне Алабуга шәһәрендә яшәп иҗат иткән, утыз ел гомерен Алабуга мәдәният-агарту училищесында укытуга багышлаган, үзеннән соң бай иҗади мирас калдырган күренекле педагог, язучы, шагыйрә Дибәҗә Каюмованың 90 еллыгы уңаеннан искә алу кичәсе узды.Әдәби-мәдәни чарада Татарстан Язучылар берлеге рәисенең урынбасары, Чаллы язучылар бүлеге җитәкчесе, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, күренекле язучы Факил Сафин; Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы, драматург Айгөл Әхмәтгалиева; шагыйрә, прозаик Әлфия Ситдыйкова: Алабуга мәдәният-агарту көллияте директоры Людмила Рыбакова; элеккеге директор, филология фәннәре кандидаты Әлфирә Гыйльмулла кызы Әкбәрова; Дибәҗә Каюмованың укучылары,"Чулман" әдәби-музыкаль берләшмәсе әгъзалары, Актаныш районы Ямалы авылыннан авылдашлары, каләмдәшләре, туганнары катнашты. Әдәби-музыкаль кичә сәнгать осталарының чыгышы белән бергә үрелеп барды. Ваһапов фестивале лауреаты Сәйдә Мөхәммәтҗанованың җырлары кичәнең затлы бизәге булды. Шагыйрә истәлегенә багышланган әдәби-музыкаль чараны оештыру, аның мирасын барлаучы, иҗатын халык күңеленә ялгаучы кызы Алсу Афзаловнаның тырышлыгы нәтиҗәсе.