“Җылылык көтә җирдә һәр йөрәк”

     3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне. Еш кына инвалидларны физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дип атыйлар. Әмма, аларның күбесе көчле рух һәм сокланырлык тормыш белән яшиләр. Аларның тормышы күпләргә үрнәк булып тора. Нәкъ менә шундый шәхесләр, аларның иҗаты, тормышы белән таныштыру максатыннан татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә «Җылылык көтә җирдә һәр йөрәк» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.