Китапханәгә бүләк
«Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсе җитәкчесе Тәҗрия Вәсим кызы Җәләева А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәгә җирле язучыларның китапларын бүләк итте.
Алар арасында Алабуга шәһәрендә яшәп иҗат иткән, утыз ел гомерен Алабуга мәдәният-агарту училищесында укытуга багышлаган, үзеннән соң бай иҗади мирас калдырган күренекле педагог, язучы, шагыйрә Дибәҗә Каюмованың китабы бар. “Өзелгән шомырт чәчәкләре” әсәре 2024 елда язучының 90 еллыгы уңаеннан басылып чыкты. Татар һәм рус телләрендә язылган повестьта Алабуга шәһәрендә яшәп иҗат иткән шагыйрь-укытучы Хабра Рахманның тормыш юлы чагылдырыла. Повестьнең рус телендәге варианты Зөлфия Примакова тәрҗемәсендә тәкъдим ителә.
Яңа китаплар арасында “Чулман” әдәби-музыкаль берләшмәсе әгъзасы Әнисә Гәрәеваның “Бәхет кайда яши...” (2024) исемле шигырь китабы бар. Авторның бу тәүге басмасы. Ул “Юлдаш” нәшриятында басылып чыккан. Анда әниләргә, туган якка, балачак, мәктәп елларына багышланган шигырьләр урын алган.
2020 елда дөнья күргән “Мәхәббәт шәүләсе” китабының авторы Тәҗрия Җәләева. Бу басмада аның ике мажаралы повесты урын алган.
Әлеге китаплар белән танышырга сезне татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә көтәбез.