«Дәрдемәнд - гасыр шәхесе»

       Пушкин исемендәге Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә шагыйрь  Дәрдемәнднең тууына 165 ел тулу уңаеннан шигъри сәгать узды. Татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчеләре шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде,  китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Студентлар Дәрдемәнднең «Бәллү»,  «Балалар, әйдәгез мәктәпкә», «Кораб» шигырьләрен сәнгатьле итеп укыды.