«Әнием – кадерлем»

 Илебездә билгеләп үтелә торган күпсанлы бәйрәмнәр арасында Әниләр көне аерым урын алып тора. Бу вакыйгага багышлап А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге  шигъри сәгать үткәрде. Китапханәчеләр  китап укучыларыбызга бу бәйрәмнең барлыкка килүе турында сөйләде, әниләр турында язылган  мәкальләр белән таныштырды. Укучылар Энҗе Мөэминова, Ренат Харис,  Фәнис Яруллин, Клара Булатова һ.б. авторларның әниләргә багышланган әсәрләрен укыды.