Әнкәй сабаклары
Хәреф өйрәтмәде әнкәй миңа,
Тормыш әлифбасын сеңдерде:
– Белем алу – кое казу, балам,
Тырышып ал, бәбкәм, белемне.
Карап-карап торгач, әйтә иде,
Бисмиллалап эшкә тыксам кул:
– Сабыр төбе – сары алтын, балам,
Каударланма, бәбкәм, сабыр бул!
– Ялганлашу – гөнаһ, дөрес сөйлә!-
Дия иде әнкәм кич-иртә,-
Гадел бул син, балам, туры сүзле,
Гаделлеккә, бәбкәм, ни җитә?!
Еракларга китсәм, озатканда
Кия иде ап-ак күлмәген.
Әле дә булса күңелемдә саклыйм:
– Әйбәт йөре, бәбкәм! – дигәнен.
Хәер-дога укып озата иде
Туган өйдән чыгып киткәндә.
Васыять итеп әйтте: – Саваплы бул,
Намаз укы, хәер биргәлә!
Әнкәй! Сүзләреңне дога итеп
Кабатлыйм мин юлда йөргәндә.
Онытмадым, әнкәм, васыятеңне
Хәер бирәм җомга көннәрдә.
Дибәҗә Каюмова