«Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсе утырышы
20 ноябрьдә татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсенең чираттагы утырышы узды. Бу юлы клубның эше Республикакүләм «Чулман» әдәби укулары»на килгән иҗади эшләрне тикшерү иде. Әлеге бәйге беренче тапкыр күренекле педагог, язучы, шагыйрә Дибәҗә Каюмованың 90 еллык юбилее уңаеннан уздырыла.