Әниләр турында мәкальләр һәм әйтемнәр

  • Ана җылысы — кояш җылысы.
    Яктылык — кояш янында, яхшылык — әни янында.
    Ана йөрәге — бала өчен дәрья.
    Ана балага авызыннан өзеп каптыра.
    Ана күңеле — балада, бала күңеле — далада.
    Ана ачуы — язгы кар: күп булса да тиз эри.
    Ана булмыйча, ананың кадерен белеп булмый.
    Ана куены туннан җылырак.
    Ана хакын уч төбендә тәбә куырып ашатсаң да кайтара алмыйсың.
    Кояш янында — җылылык, ана янында — изгелек.
    Ананың сөте бал, баланың теле бал.
    Ананың бер догасы җиде мулланың бәддогасын җиңә.