«Һәркем белергә тиеш»
1992 елның 6 ноябрендә Югары Советның XII сессиясендә Татарстан Республикасы Конституциясе – республиканың Төп законы, заманча хокукый системаның үсешен билгели торган мөһим сәяси-хокукый документ кабул ителә. Шул уңайдан, А.С. Пушкин исемендәге Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә «Һәркем белергә тиеш» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм хокук сәгате узды.