Яңа елга – яңа китап!
Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеген Татарстан китап нәшрияты гел шатландырып тора. 2017 елда безнең бүлек 873 данә китап алды. Әлеге китаплар арасында Татарстан тарихын, сәясәтен, икътисадын, мәдәниятен чагылдырган китаплар да бар. Бик күп кенә әдәби әсәрләр алынды. Шулар арасында Гөлсинә Галимуллинаның “Күгәрчен оя корганда”, “Карлы миләш тәме”, “Җиләкле тау сере”, “Алтын ачкыч” китапларын әйтеп узарга була. Сәмига Сәүбанованың “Моң”, Таңчулпан Гарипованың “Асыл ташлы муенса”, Мәдинә Маликованың “Мендем биек тауларга”, Рифә Рахманның “Таулар һаман ерак” әсәрләрен укучылар үз иттеләр. 873 китап арасыннан һәркем үзенә хуш килерлек китапны сайлап ала ала.
Хөрмәтле китап укучылар!
Сезне якынлашып килүче Яңа ел белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә сәламәтлек, уңышлар теләп калабыз. Яңа елны яңа китап белән каршы алырга сезне үзебезнең китапханәдә көтеп калабыз.Рәхим итегез!