«Литературная Елабуга. Әдәби Алабуга»

     4 октябрьдә А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә «Литературная Елабуга. Әдәби Алабуга» исемле әңгәмә узды. Китапханәчеләр җирле язучыларның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләделәр. Шулай ук Алабуга белән төрле елларда бәйле язучылар белән таныштырдылар. Әлеге чарага китап күргәзмәсе оештырылды. Анда Г.Әхтәмова, Ф. Хуҗин, Л. Ибраһимова, Т. Кәримова, К. Наил, Т. Җәләева, В. Мироваев, Э. Яхина һ.б.ның китаплары урын алды. Китапханәчеләр укучыларга “Алабуга районының әдәби картасы” турында сөйләделәр. Анда шәһәр белән бәйле язучылар, шагыйрьләр, драматурглар турында кызыклы мәгълүматлар һәм фактлар тупланган икәнлеген күрсәттеләр.