Мәдәнияткә багышланган гомер

1932 елда Морт авылында туып үскән Расих Борһан улы Хисаметдинов 92 яшендә безнең арабыздан китте.  

Хисаметдинов Расих Борһан улы – гомерен мәдәнияткә багышланган шәхес. Ул Татарстанның (19.12.1972) һәм Россиянең (15.02.1983) атказанган мәдәният хезмәткәре. 1992 елдан Алабуга районының Мактаулы гражданы. «Казанның 1000 еллыгы» медале белән бүләкләнә. Морты авылында Бөек Җиңүнең 25 еллыгына багышланган обелиск авторы. 52 ел Морт авылы Мәдәният йортында эшли.

Әтисен кулга алганда, Расих биш яшендә була. Шуннан бирле ул аны күрмәгән. Әнисе Зөләйха талантлы тегүче була, ательеда эшли, әзер өлгеләр буенча гына тегеп калмый, үзе дә иң модалы өлгеләр уйлап таба. Үз вакытында аның турында берничә телевизион тапшыру төшерелгән.

Алабуга мәдәният-агарту училищесын тәмамлаганнан соң, Расих Борһан улы Ленинград профсоюз мәктәбендә белем ала. 52 ел Морт клубында киномеханиктан алып мөдиргә кадәр төрле вазифаларда эшли. Р.Б.Хисаметдиновның кулыннан бар да килә. Максатчан һәм хезмәт сөючән Расих Борһан улы клубны авыл халкының яраткан ял итү урынына әйләндерә: тамаша, спорт һәм репетиция заллары, телевизор һәм музыка үзәге булган ял бүлмәсе, китапханә җиһазландырыла, балалар өчен уен бүлмәсе, алкогольсез эчемлекләр белән бар.

Җитәкченең югары оештыру сәләте нигезендә коллективның эше зур дәрәҗәгә күтәрелә: драма, сәнгатьле уку, бию һәм рәсем түгәрәкләре нәтиҗәле эшләп килә. Клубка яңа җиһазлар, музыка кораллары, тавыш җиһазлары, яктырткычлар, спорт җиһазлары сатып алына. 1985 елда Бөтенсоюз конкурсында клуб СССР Мәдәният министрлыгы һәм Профсоюзлар Үзәк Комитетының күчмә Кызыл Байрагына лаек була.

Озак еллар Татарстан Мәдәният министры урынбасары булып эшләгән Мөҗип Низамиев билгеләп үткәнчә, Расих Борһан улы югары профессиональлеге нәтиҗәсендә 1971-1997 елларда Морт авылы мәдәният йорты башкалар арасында аерылып торган. Авыл музыкантлары җиде ел рәттән Фәйзулла Туишев исемендәге гармунчылар бәйгесендә лауреат булалар. Мәдәният йорты каршында эшләп килүче халык театры, үзешчән сәнгать осталары  Мәскәүдә һәм СССРның башка шәһәрләрендә генә чыгыш ясап кына калмыйча, чит илләрдә: Төркия, Болгария, Польша, Чехословакия, Германия, Венгриягә дә бара.

Җиңүнең 25 еллыгына Министрлар Советы боерыгы буенча Р.Б.Хисаметдиновка обелиск ясарга һәм урнаштырырга кушыла. Өч ай эчендә бик зур эш башкарыла. Аның өчен рәхмәт сүзләре язылган грамота тапшырыла.

Расих Борһан улы үзенең үткәне белән генә түгел, талантлы балалары белән дә горурлана ала. Тормыш иптәше Анна ханым белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Россия тимерчеләре Гильдиясендә хезмәт итүче улы Алмаз Хисаметдиновлар фамилиясен чын брендка әйләндергән, Алабуга урамнарын үзенең эшләре – чүкеп ясалган аркалар һәм эскәмияләр, «Самовар», «Почтальон һәм элемтәче», «Столыпинский вагон» (сәяси репрессия корбаннары мемориалы территориясендә) скульптур композицияләре белән бизәгән.

Расих Борһан улы Хисаметдинов авылдашлары һәм район халкы күңелендә мәңге сакланыр. 

Ю.В. Нәҗипова, Алабуга Үзәкләштерелгән китапханә системасы