Алабугада Рамил Сарчин белән иҗади очрашу
4 сентябрь көнне А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең Пушкин залында филология фәннәре докторы, танылган галим, шагыйрь, әдәбият белгече Рамил Сарчин белән иҗади очрашу узды. Ул егермедән артык китап авторы. Безнең кунагыбыз – Россия Язучылар берлеге һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Финляндиянең рус телле әдәбиятчылар берләшмәсе әгъзасы.
Рамил Шәүкәт улы балачак һәм яшүсмер еллары, үзенең иҗаты турында сөйләде. Ул каләмдәш дуслары, фронтовик-шагыйрь Фатих Кәримнең фаҗигале язмышы турында сөйләде, үзенең шигырьләрен укыды.
Рамил Шәүкәт улы, халык энциклопедиясе академиясенең генераль директоры, «Моя Отчизна» («Минем Ватаным») халыкара инновацион проектының фәнни җитәкчесе буларак, илебезнең төрле төбәкләреннән авторларның фәнни, иҗади эшләрен алга этәрүгә һәрьяклап ярдәм итә.
Рамил Сарчин үзенең шигъри җыентыкларын китапханәгә генә түгел, ә очрашуда катнашучыларның һәрберсенә бүләк итте. Иҗади очрашу һәр кешенең күңелендә җылы тойгылар калдырды.