А.С. Пушкин "Мин яраттым сезне!"

#БиблиотекиЕлабуги #Пушкин225 #ПодИменемПушкина

Мин яраттым сезне! Мәхәббәтем

Исән әле... Бәлки мәңге сүнмәс.

Тик ул сезне бүтән сискәндермәс,

Борчу салмас, сагышларга төрмәс.

Мең үкенеп, мең көнләшеп сөйдем,

Ялваруга күмдем исемегезне.

Бирсен Ходай: минем кебек шулай

Тагын кемдер сөя алсын сезне.

(Нияз Акмал тәрҗемәсе)

Хәтерлим мин гүзәл бер мизгелне: Шигырьләр / А.С. Пушкин татар шигырьләре тәрҗемәсендә. – Казан: Мәгариф, 1994. – 141 б.: рәс. б-н.