Бездә кунак бар
Бүген китапханәбездә язучы, шагыйрь, тәрҗемәче Шәйхи Маннур премиясе иясе,Эдуард Касыймов, Егор Уткин премияләре лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Мансур Сафин кунак булды. Ул татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегенә “Антология Мамадышской поэзии”, “Антология кряшенской поэзии”, “Мой Пушкин”, “Мой Тукай. Минем Тукай” китапларын бүләк итте.