«Туган төбәгебезнең саекмас иҗади чишмәләре»

 16 августта Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә «Туган төбәгебезнең саекмас иҗади чишмәләре» дип аталган туган якны өйрәнү сәгате узды.  Китапханәче 1017 еллык тарихы булган Алабуга шәһәренең истәлекле урыннары, музейлары турында сөйләде, Алабуга турында язылган китап, альбомнар белән таныштырды.

   Әлеге чара дәвамында китап укучылар Алабуга районында яшәп иҗат итүче  язучы-шагыйрьләр турында мәгълүмат алдылар. Аларның әсәрләре белән таныштылар, китаплардан өзекләр укыдылар. Туган якны өйрәнү сәгате килгән кунакларда зур кызыксыну уятты.