"Гаилә - җылы учак"

Александр Пушкин исемендәге Үзәк китапханәдә Гаилә елы уңаеннан "Гаилә - җылы учак" дип исемләнгән әңгәмә узды. Әлеге чарада катнашучылар гаиләнең хәзерге җәмгыяттәге роле, ир һәм хатын, ата-ана һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр турында фикер алыштылар.

Татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегенең әйдәп баручы китапханәчесе Раушания Вәлиева китап сөючеләргә гаилә белән уку өчен матур әдәбият тәкъдим итте.