“Татарларга акыл биргән шагыйрь”
Быел күренекле шагыйрь, энциклопедик белемле галим, фикер иясе Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгариның тууына 270, вафатына 190 ел тула. Шул уңайдан А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә “Татарларга акыл биргән шагыйрь” исемле презентация тәкъдим итә.