Туган көн
Бүген Алабуга шәһәрендә яшәп иҗат итүче язучы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Лира Кадыйм кызы Ибраһимова туган көнен билгеләп үтә.
Хөрмәтле, Лира Кадимовна! Сезне туган көнегез белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз.
Көчле рухлы һәм кешелекле, бәхетле һәм сәламәт булыгыз! Туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы, гомерегез бәхетле булсын! Озын гомер итүегезне, балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын. Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвегезне телибез.