Яңалыклар бездә генә

  А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчесе "Александр бакчасы"нда "Яңалыклар бездә генә" дип аталган күргәзмә оештырды. Әлеге күргәзмәдә китапханәгә килүче газета һәм журналлар урын алды. Шәһәр халкы һәм килгән кунаклар "Идел", "Казан утлары", " Мәйдан", "Сөембикә", " Татарстан", "Гаилә учагы" һ.б. журналлар һәм "Татарстан яшьләр", "Акчарлак", "Мәдәни җомга" кебек газеталар белән бик теләп таныштылар. Китап укучы шәһәр халкын китапханәдә көтеп калабыз.