«Сәламәт гаилә – бәхетле киләчәкнең нигезе»

Татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчеләре Халыкара сәламәтлек көне уңаеннан  халыкның сәламәтлеген ныгыту  һәм авыруларны иртә кисәтү максатыннан «Сәламәт гаилә – бәхетле киләчәкнең нигезе» исемле  әңгәмә уздырды.  Әлеге чара «Гаилә елы» кысаларында оештырылды.

Шулай ук  китап укучылар авыруларны кисәтү, заманча алымнар кулланып,  сәламәт яшәү рәвеше алып бару,  саулыкны саклау һәм ныгыту буенча  киңәшләр тыңлады һәм «Семь правил здорового образа жизни» исемле  видеоролик карадылар.