«Читаю книги «Рухият» – «Рухият» китапларын укыйм»
8 нче апрельдә Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге «Читаю книги «Рухият» – «Рухият» китапларын укыйм» исемле мәгълүмат сәгате уздырды. Китапханәчеләр «Рухият» нәшриятының китаплары белән таныштырдылар, мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары өчен кызыклы булган китапларны укырга тәкъдим иттеләр.
Мәдәни проект 2024 елның 1 нче апреленнән башлап 1 июленә кадәр дәвам итәчәк.